Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Ул көннәрне онытырлык түгел. Белешмә сәгате.

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели.  Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә.. 21 гыйнвар көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән Ленинград блокадасын өзүнең 75 еллыгына багышланган белешмә сәгате үтте. Максаты : укучыларга авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары турында мәгълумәт бирү; сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру; сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Белешмә сәгатендә авыр сугыш чоры һәм Ленинград блокады турында мәгълумәт бирелде, викторина сорауларына җаваплар табылды. Безнең авылдан да Ленинград өчен барган сугышларда катнашкан, Ленинград блокадасы ветераны – Нуриев Әсгат абый бар иде. Ул бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан исән-сау кайтып, бик күп еллар совхозда алдынгы шофер булып эшләде. Ул инде хәзер мәрхүм – 2003 елда вафат булды. Укучыларга Әсгат абыйның тормышы һәм сугышта күргән авырлыклары турында сөйләнде. “Гасырлар хәтере” исемле китап күргәзмәсе төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде.