Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Батыр йөрәк шигърияте. Шигырь кичәсе.

Фатих Кәрим –һәр шигырь юлы белән Ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Иҗатының беренче чорыннан ук ( 1927 – 1932 еллар ) Фатих Кәрим – шагыйрь, көрәшче һәм патриот. Әдәбиятка килгән елларыннан ук үзенең зәвыклы, тырыш иҗатчы булуын күрсәтә. Аның балалар өчен язган шигырьләре әле дә яратып укыла. Алар уку һәм сөйләү өчен җиңел һәм кызыклы итеп  язылган.

Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, китапханәдә яшүсмер китап укучылар белән шигырь кичәсе үткәрелде. Максаты: Фатих Кәримнең иҗатын тирәнтен өйрәнү; туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү. Китапханәдә булган китапларын барладык, шигырләрен укыдык. Фатих Кәрим – татар шигъриятенең горурлыгы. Аның  әсәрләрен  халкыбыз  яратып укый.  Ул  гомеренең  теләсә  кайсы  чорында  да  үзенең   шагыйрь  икәнен,  халкына тугрылыклы  булырга  тиешлеген  онытмады.Фатих Кәримнең  мирасы бүген дә татар дөньясы өчен  кирәкле , ул  бүген  дә халык  күңелендә  яши.