Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңа ел тамашасы. Бәйрәм кичәсе.

Менә  Искечә Яңа елны да каршы алдык. Бу серле бәйрәмне бигрәк тә балалар зарыгып көтә:  бәйрәмдә сөйләргә шигырьләр ятлыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр, Кыш бабайдан бүләкләр көтәләр. Кыш бабайлы, Кар кызлы әлеге бәйрәм нәни күңелләргә мәңге онытылмаслык булып кереп кала. 13 январь көнне кичке салкын һавада авылыбызда искечә Яңа елны каршылау кичәсе булды. Бәйрәм кичәсе уен –кѳлке, җыр- биюләр белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызы быелгы бәйрәмгә бизәлгән машиналарында килделәр. Алар бәйрәм итәргә чакырып, матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләшеп йөрделәр. Шигырьләр, матур җырларын бүләк итүчеләргә Кыш бабай капчыгыннан күчтәнәчләр  эләкте. Кыш бабай белән Кар кызы барлык уеннарда да әйдәп баручы булдылар. Җырладык, биедек, төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадык, рәхәтләнеп күңел ачтык.