Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңа ел килә безгә. Бәйрәм кичәсе.

Яңа ел балалар өчен бигрәк тә көтеп алынган бәйрәмнәрнең  берседер, мөгаен. Алар бигрәк тә Кыш бабайдан бүләк өмет итәләр. Килде ул Кыш бабай үзенең “оныгы” белән безнең авыл китапханәсенә дә.

 4 январь көнне китапханәдә балалар өчен бәйрәм кичәсе үтте. Балалар Кыш бабай белән бергәләп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайны шаяртып та уйнадылар, сумкасыннан чыккан сихри табышмакларга җаваплар да таптылар, Кыш бабайга төрле һөнәрләрен күрсәтеп бүләкләр дә алдылар. Күп төрле уеннар уйнадылар. Балаларның күңелләренә хуш килгән, мавыктыргыч бәйрәм кичәсе булды ул.