Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балкый Яңа ел утлары.Бәйрәм кичәсе.

Тышта салкын кыш - иң кыска көннәр һәм иң озын төннәр вакыты. Шуңа карамастан елның бу вакытын без бик яратабыз. Нәкъ шушы вакытта - үзенең чыршы, нарат агачларының хуш исләрен таратып, шатлыклы бәхет кәефләре, уңышлар һәм ышанычлар алып килә безгә, һәрберебез ярата торган бәйрәм - Яңа ел.

 30 декабрь көнне  “Балкый Яңа ел утлары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәм кичәсе концерт номерлары, кызыклы скетчлар белән үрелеп барды. Халык белән чыршы әйләнәсендә җырлап әйләнеп, Кыш бабай белән Кар кызы арыганчы биеделәр, матур теләкләр теләделәр, капчыктан күчтәнәчләр өләштеләр. Кичә лотерея билетлары уйнату белән тәмамланды.