Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңа елга - китап белән. Уен-сәяхәт.

29 декабрь көнне Яңа ел бәйрәме уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәгә кунакка чакырылды. Аларга Яңа ел бәйрәме кайчан һәм ничек барлыкка килгән – шул турыда сөйләнде. Яңа ел турында табышмаклар әйтелде. Үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Кышка һәм Яңа елга багышланган төсле матур рәсемле китаплар карадылар һәм ахырдан бүләкләр алдылар.