Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Даһиларның гомере-халык хәтере белән исәпләнә.

Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану – менә нәрсә озын гомерле итә милләтне! – дип яза танылган язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин. Тууына 60 ел тулу уңаеннан, авылдашыбыз, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Фәрит Бәширне искә алу кичәсе булды. Арча ягы бай тарихлы, мәдәниятле як. Күпме танылган кешеләр чыккан бу төбәктән. Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Г.Бәширов, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Ф.Миңнуллин, һ.б. Шушы күренекле кешеләр белән авылдашыбыз Фәрит Бәшировның да исемен янәшә куеп, горур рәвештә атый алабыз. Кичә Фәрит Бәширнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланып, матур җырлар, әсәрләрдән өзекләр, театраль күренешләр, авылдаш-чордашларының истәлекләре белән үрелеп барды. “Сөйлә, каләм!” исемле күргәзмә куелып, халык игътибарына тәкъдим ителде. Күңелләргә үтеп керерлек моңсу да, күңелле дә кичә булды ул. Галим Фәрит Бәшир татар әдәбиятына армый-талмый хезмәт иткән кеше. Ул безнең арадан китсә дә, аның башкарган хезмәте, саллы иҗаты безгә дә, киләчәк буынга да калачак.