Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Илебезнең дәүләт символлары. Интеллектуаль уен

1993 елның 12 декабреннән Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Илебезнең дәүләт символлары” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Максаты: укучыларны  Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштыру, мәгънәләрен ачыклау. Россия  Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге; кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштыру; дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшерү; укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү. Кичәдә укучыларга Конституциянең төп закон икәнлеге, ул кайчан һәм ничек барлыкка килгән, хокуклар һәм бурычлар, Россиянең идарә итү системасы, дәүләт символлары һ.б.турында төшенчәләр бирелде. Викторина уйнатылды. “Илебез Конституциясенә – 25 ел” исемле күргәзмә куелып укучылар игътибарына тәкъдим ителде.