Табигатьнең сафлыгы - сәламәтлек нигезе. Интеллектуаль уен
2 ноябрь көнне китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге укучылар белән “Табигатьнең сафлыгы – сәламәтлек нигезе”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Максаты: кечкенә китап укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү; сәламәт яшәү кагыйдәләрен барлау; чиста булырга, сәламәтлекне ныгытуда табигать байлыкларыннан киң файдалана белергә өйрәтү.
Кичәдә саулыкның иң зур байлык икәнен, балалар, ата-аналар һәм укытучылар, тәрбиячеләр дә шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү - ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш икәнен; әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, сыйфатлы ризыкларны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас икәнен кечкенә китап укучылар белән төрле уеннар, китаплар аша исбатларга тырыштык.