Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Комсомол - ул яшьлек.Китап күргәзмәсе.

2018 елны 29 октябрендә Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тула. Комсомол – ул яшьлек. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа җирләр ачуда катнаштылар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды. Яшьләр союзы яшь буынның шактый өлешен - 18 яшьтән алып 28 яшькә кадәргеләрне берләштерде. Бу чор - яшь кешенең формалашып, акыл туплап, тормышта үз юлын, җәмгыятьтә үз урынын табып, эшли башлау чоры. Шуңа күрә дә комсомол оешмалары яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә - физик тәрбияме ул, хезмәт тәрбиясе яисә рухи тәрбияме - барлык юнәлешләрне дә үз эченә алган җитди иҗтимагый оешмага әверелде. ВЛКСМ оешуга 100 ел тулу уңаеннан  китапханәгә китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә рәхим итегез!