Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Алтын көз, түрдән уз! Көзге уңыш бәйрәме.

Бәйрәмнең максаты: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру, уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү, башкару осталыкларын үстерү, көзге уңыш турында күбрәк белүләрен арттыру.

Көзнең матурлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык, игенчелек белән билгеләнә. 19 октябрь көнне мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә көзге уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучыларның үз куллары белән яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештырылды. Көз турында җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, табышмаклар, мәкальләр әйтелде, төрле уеннар уйнатылды, “Шалкан” әкияте куелды. Укучылар чын күңелдән ял итәрлек бәйрәм кичәсе булды ул.