Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Гел хәтердә, гел истә. Белешмә сәгате.

Максаты: укучыларның Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләрен тәрбияләү; Казан тарихын чагылдырган төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру; күп гасырлык тарихы булган Казан шәhәре – татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы күпер булуын төшендерү.

15 октябрь көнне хәтер көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Гел хәтердә, гел истә” дип исемләнгән белешмә сәгате үткәрелде. 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алдык, Казан ханлыгында соңгы ханбикәләрнең  берсе, татар халкының сөекле ханбикәсе, гүзәл кызы, каhарман яклаучысы булып тарихка кереп калган Сөембикә һәм аның гыйбрәтле язмышы турында сөйләнде. Сөембикә-ханбикә турында презентация күрсәтелде.