Табигать - иң яхшы даруханә.Табышмаклар кичәсе
Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә булып тора.
12 октябрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге китап укучыларның зурлар группасы белән табышмаклар кичәсе үткәрелде. Бу чарада кызыклы ил – табигать турындагы табышмаклар иленә сәяхәт иттек.Табышмакларны иң күп белүчеләрне, иң зирәк укучыларны билгеләдек.