Үткән гомерем - бер мизгел. Өйгә барып хезмәт күрсәтү.
Өлкәннәр ункөнлеге декадасын дәвам итеп, 5 октябрь көнне өлкән яшьтәге апаларны котларга бару булды. Газет-журналлар алып барып, китапханә хезмәте күрсәтелде. 95 яшен тутырган Асия апа һәм 79 яшьлек Флера апа “Үткән гомерем – бер мизгел”дип, яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклаштылар, искә алып килгән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.