Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Көзләр җитте диеп моңсуланма.Әдәби-музыкаль кичә.

Табигать күркәмлеге, байлык-муллык алып килгән көз айлары безне үзенең матур бәйрәмнәре белән  сөендерә.Шул бәйрәмнәрнең берсе –1-10 октябрь көннәре Өлкәннәр көне ункөнлеге. Шул уңайдан, 2 октябрь көнне китапханә, клуб, мәктәп белән берлектә өлкәннәребезне кичәгә чакырдык. Бәйрәм кичәсе авыл җирлеге башлыгы Сәгитов Вәзир Вәгиз улының өлкәннәргә булган хөрмәте, котлау сүзләре белән башланып китте. Кичә чәй өстәле артында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм өлкәннәрнең җыр – бию, нәфис сүзләре белән үрелеп барды. Өлкәннәребезгә төрле кызыклы сораулар бирелеп, мәкальләр, табышмаклар әйтешеп, оныкларына сөйләгән әкиятләрен сөйләтеп, төрле уеннар уйнатылды. Алар үзләре дә битараф булмыйча, нәфис сүзләр сөйләп, матур теләкләрен җиткереп, күңелле итеп утырдылар.

     Өлкәннәргә матди ярдәм дә, якты йөз, тәмле сүз дә бик кирәк. Аларны күңел җылысыннан мәхрүм итмичә, мәрхәмәтле булсак иде.