Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Табигать һәм кеше. Түгәрәк өстәл.

Җир йөзендә кешелек табигатьтән аерылгысыз.Кешеләр табигатьнең бездән көчлерәк икәнен оныта баралар. Без аны күз карасы кебек сакларга, усаллардан якларга; киләчәк, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешбез. Бу элек – электән җәмгыятебездә иң актуаль һәм мөһим проблемаларның берсе булып санала. Китапханәдә түгәрәк өстәл артында авыл җирлеге башлыгы катнашында авылыбыздагагы экологик проблемалар турында  сөйләшү булды.Кичәдә чишмәләрне чистарту,карап тоту, чүплекләрне, юл буйларын, зиратны тәртиптә тотулар турында сүз барды. Туган табигатебезне һәрберебез булдыра алганча  сакласак кына безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер.