Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балаларга багышланган иҗат.Әдәби кичә.

Максат: балаларда бөек шагыйребез А.Алиш иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту, балаларга А.Алиш әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү; А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.

15 сентябрьдә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан, китапханәдә “Балаларга багышланган иҗат” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә Алишның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләнде. Әкиятләрен укып анда катнашкан  образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерелде, әкиятләренең тәрбияви яклары күрсәтелде. Аның әкиятләре әхлак, әдәп, тырышлык, намуслылык, кешелеклелек сыйфатларын үстерергә өйрәтәләр. Алишның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, мавыктыргыч китаплары бүген дә безнең белән. Без А.Алишны онытмыйбыз, аның тирән эчтәлекле, мавыктыргыч әсәрләрен балалар яратып укыйлар.