Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Мәдәни көндәлек битләре буйлап. Белешмә сәгате.

14 сентябрь көнне Шекә авыл китапханәсендә укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшыру уңаеннан, “Мәдәни көндәлек битләре буйлап” дип исемләнгән белешмә сәгате үткәрелде. Укучыларга көндәлекләр белән ничек эшләргә икәне аңлатылды. Һәрбер битләрен карап-барлап чыкканнан соң, һәрбер сыйныф арасында конкурс игълан ителде. Конкурс нәтиҗәләре уку ахырында билгеле булачак.