Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Аралаша белү - күркәм гадәт. Белешмә сәгате.

Максат: нәни китап укучыларны башка балалар, олылар, кечеләр белән аралашуда әдәплелеккә өйрәтү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; әдәплелек сыйфатларын, сөйләм әдәбен тәрбияләү.

Әхлак тәрбиясе бирү максатыннан  мәктәпкәчә яшьтәге китап укучылар белән “Аралаша белү – күркәм гадәт” дип исемләнгән  белешмә сәгате үткәрелде. Белешмә сәгатендә әдәплелек, әдәплелек сыйфатлары турында сөйләшенде. “Исәнләшү ни өчен кирәк?”, “Шәфкатьле булу”, “Аралашу нәрсә ул?” кебек соарауларга җаваплар табылды. Бөек галим Каюм Насыйриның балалар өчен язылган “Тәрбия” исемле китабыннан үгет - нәсыйхәтләр белән танышылды. Кечкенә укучылар әдәплелек, аралаша белү турында күп мәгълумәт алдылар.