Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Лев Николаевич Толстойның әсәрләре буенча сәяхәт. Әдәби кичә.

Рус әдәбияты һәм тарихында әйтеп бетергесез зур өлеш керткән бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып һәм Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы бәйләнеше булуы уңаеннан 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип рәсми рәвештә игълан ителде. Шекә  авыл китапханәсендә бу уңайдан өлкән китап укучылар белән  “Лев Николаевич Толстойның әсәрләре буенча сәяхәт” дип исемләнгән  әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә “Толстой – это целый мир” исемле китап күргәзмәсе  белән таныштырылды һәм обзор ясалды. Язучының тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә бирелде. Укылган китаплары, әсәрләре буенча әңгәмәләр корылды, викторина уйнатылды, әсәрләреннән өзекләр укылды. Кичә актив рәвештә бик җанлы үтте.