Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Белем иленә юл - китап аша. Белешмә сәгате.

Максат: Укучыларда  китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү, китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның китап-дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы.... 1 сентябрь - белем көне уңаенна китапханәдә “Белем иленә юл – китап аша”дип исемләнгән белешмә сәгате үтте. Кичәгә бүген генә  мәктәп бусагасын атлап кергән 1 сыйныф укучылары чакырылды. Аларга  китап турында, китапны  ничек файдаланырга, ничек сайлап алырга, аларны ничек саклап тотарга, кирәк булганда ничек дәваларга икәне турында белешмә бирелде. Укучылар китап турында күп мәгълумәт алдылар. Бүгеннән китапханәнең актив китап укучылары булырбыз, дип сүз бирделәр.