Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Туган ягым - Татарстан.Әдәби мәйдан.

       Һәр елның 30 нчы августында Татарстан республикасының суверенитеты  көне бәйрәмен үткәрәбез. Бу бәйрәм аша  балаларда туган җирең, халкың, телең белән горурлану хисләре уятуны; тарихи үзаң, башкалабыз Казанга, Татарстанга карата хөрмәт, горурлану хисе, алар турында күбрәк белергә теләк тәрбияләүне максат һәм бурыч итеп куябыз.

      28 август көнне бәйрәм уңаеннан “Туган ягым –Татарстан”дип исемләнгән әдәби мәйдан үткәрелде. Бәйрәм кичәсендә шагыйрьләребезнең Татарстан, Казан турында язган шигырьләре укылды, викторина сорауларына җаваплар табылды, уеннар уйнатылды. Кичә файдалы һәм кызыклы булды. “Туган ягым – газиз җирем” исемле күргәзмә куелып, укучылар игътибарына тәкъдим ителде.