Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балалар дөньясы тылсымчысы.Белешмә сәгате.

23 август көнне, исеме киң даирә укучыларга таныш булган балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына 95 ел тулу уңаеннан, китапханәдә кечкенә китап укучылар белән “Балалар дөньясы тылсымчысы” дип исемләнгән белешмә сәгате үткәрелде. Кичәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды,әсәрләреннән өзекләр укылды, презентация каралды, “Көмеш елга” исемле китабы буенча эшләнгән буктрейлер күрсәтелде.