Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Гомерләнең һәрбер көне матур - матур итеп кеше яшәсә.Юбилей кичәсе.

Гомер итү-үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. 10 август көнне китапханәдә «Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы членнары белән үзе дә Ак калфак” оешмасы члены булган Фоадия апа белән Мөдәрис абый Хәйруллиннарның бергә гомер итүләренең 50 еллык бәйрәмен – Алтын туйларын билгеләп үттек.

  Юбилей кичәсе чәй өстәле артында матур шигырьләр, җырлар,теләкләр,уеннар белән үрелеп барды. Кичә күтәренке рухта,күңелле һәм матур үтте, барлык кунакларга ошады. Кул эшләре остасы Фоадия апаның “Кулларыннан гөлләр тама” исем сатында кул эшләреннән күргәзмә куелды.