Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре
Бәйрәмгә җыелуыбызның да сәбәбе – сөекле шагыйребезне сагынып искә алу, аның иҗаты белән хозурлану, аңа булган ихтирамыбызны тагын бер тапкыр күрсәтү. Без шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә тырышабыз, әкиятләрен тыңлап, өйрәнеп сихри дөньяга чумабыз, ә инде аның “Туган тел” ен нәни чакта ук көйли башлыйбыз.
31 март көнне Г.Тукайның шигырьләрен яттан өйрәнеп, конкурс итеп үткәдек. Жюри тарафыннан урыннар билгеләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.