Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сабантуй батырларына.Бүләк җыю.

         Бүгенге көндә безнең бурыч – укучыларда милли үзаң, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү.  Сабантуй - ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Һәр елны татар халкының борынгы  олы бәйрәме- Сабантуй үткәрелә. Иң элек бәйрәмгә бүләк җыела. Без дә гореф - гадәтне онытмыйча, күңелле итеп, кыңгыраулы ат белән, гармун белән җырлап-биеп  Сабантуйга бүләк җыйдык.Бәйрәм уңаеннан китапханәдә  “Сабантуе-хезмәт туе” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм укучылар игътибарына тәкъдим ителде.