Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балачак - иң гүзәл чак. Бәйрәм кичәсе.

 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын  – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.

7 июнь көнне бәйрәм уңаеннан саф һавада балалар белән “Балачак-иң гүзәл чак” дип исемләнгән чара  оештырылды. Балалар барысы да бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар,шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.