Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Вакытлы матбугат - заман көзгесе.Белешмә сәгате

19 май көнне Татарстанда матбугат көне уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Вакытлы матбугат – заман көзгесе” дип аталган белешмә сәгате үткәрелде. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларын тормышта файдаланырга өйрәтү.

Укучыларга матбугат тарихы турында сөйләнде. Газет-журналларга күзәтү ясадык. Татарстанның газета-журнал битләрендә, телевидение һәм радиода, төрледән-төрле интернет-басмаларда көн саен, сәгать саен республика халкын борчый торган иң актуаль һәм көнүзәк темалар яктыртылып торуы турында мәгълумәт бирелде