Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Хикәяләр остасы. Викторина

Фронтовик-язучы хикәяләр остасы Гариф  Галиев - озын һәм катлаулы иҗат юлы үткән, дәһшәтле өч сугыш күргән, шунда үзе дә катнашкан олы язучы. Әдипнең иҗаты күпкырлы. Ул иҗат иткән хикәяләр, әкиятләр, сәхнә әсәрләре бүген дә балалар тарафыннан яратып укыла. Ул әсәрләр мавыктыргыч һәм гыйбрәтле. Әдипнең балалар өчен йөздән артык кыска хикәяләре, әкиятләре бар.

10 май көнне Г.Галиевнең тууына 115 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән  аның балалар өчен язылган “Аю агачлар белән сөйләшә”әсәрләрен укыдык һәм укыган буенча викторина уйнатылды..

Гариф Галиев үзенең әсәрләрендә өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, ата-анага исә  тугрылыклы булырга, алар сүзенә һәрчакта да колак салырга, дусларыңның кадерен белергә, иптәшләреңә карата гадел булырга чакыра, яшь буынга рухи һәм әхлак тәрбиясе бирә.