Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Без сугышны әле онытмадык.Әдәби-музыкаль кичә

8 май көнне мәктәптә китапханә, мәктәп, клуб белән берлектә Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан  әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Кичәгә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Аларга ихтирам йөзеннән чакыру кәгазъләре өләшенде.

 Кичә мәктәп укучылары һәм өлкәннәрнең концерт номерлары белән үрелеп барды, театр түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булган язучы Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча спектакль куелды. Сугыш чорында тылда эшләгән ветераннар, балачаклары сугыш елларына туры килеп , бик күп авырлыклар күреп, әтисез ускәннәр безнең кичәбезнең кадерле кунаклары булдылар. Кызганыч, хәзер аларның саны сирәгәя бара.

 Без аларның батырлыкларына, сабырлыкларына, түземлекләренә сокланабыз, алар алдында баш иябез!