Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балаларга сугыш турында укыйбыз.Акция

4 май көнне китапханәдә Самара өлкәсе оештырган IX Халыкара акциясе кысаларында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле чара узды. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. 

 Укучыларга сугыш турында бик күп әсәрләр язган Әмирхан Еникиның “Бала”хикәясе һәм сугышта батырларча һаләк булган язучы Рахман Ильясның Партизаннар” исемле хикәяләре укылды. Бу хикәяләрдә бер солдатның дошманнар самолеттан аткан вакытта әнисеннән аерылып калган 3-4 яшьлек кызны коткарып,әнисенә тапшыруы турында; икенчесе:бер партизан үсмернең дошманнарны алдалап алып китеп, партизаннар янына алып чыгуы турында.Хикәяләр укылып беткәннән соң, укыганнар буенча фикер алышулар булды.