Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Туган телем - Тукай теле. Әдәби-музыкаль кичә

      Ел саен ямьле язның матур көнендә без халкыбызның бөек шагыйре – Г.Тукайны искә алабыз, аның туган көнен билгеләп үтәбез.

Быел да аның тууына 132 ел тулу уңаеннаен клубта әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чыннын да, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.  Шигырьләрен, әкиятләрен укып, яшәргә өйрәнәбез. Г.Тукай кечкенәдән үк ятим кала. Шуңа күрә, гомеренең соңгы көннәренә кадәр газиз әнисен юксынып яши. Һәм, әлбәттә, бу аның иҗатында да чагылыш таба. Ул бик күп шигырьләр  иҗат итә, шигырьләренә бик күп җырлар языла. Ул шигырьләрдә, җырларда шагыйрьнең сагыну, юксыну хисләре ачык чагыла. Кичәдә Г.Тукайның шигырьләре сөйләнде, җырлары җырланды, әкиятләреннән өзекләр күрсәтелде. Тамашачылар белән Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уйнатылды.”Иң бөек татар” исемле күргәзмә эшләнеп, тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде.