Мәрҗани - татар дөньясының мөхтәрәм заты. Уен-викторина.
Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән кичә үткәрелде. Максаты: укучыларны Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
Кичәдә Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы, язган китаплары, мәкаләләре;аның турында басылган язмалар турында сөйләшенде; тормышына багышланган викторина уйнатылды, презентация күрсәтелде. Барлыгы 15 укучы катнашты.