Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сәламәт буын - сәламәт киләчәк. Интеллектуаль уен

7 апрель бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан китапханәдә интеллектуаль уен үткәрелде. Максаты: Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәүне пропагандалау; уйлау- фикерләү сәләтен үстерү; алкогольнең, тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату; күзәтүчәнлекне үстерү; үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.

     Кичә яшүсмерләр белән үткәрелде. Ике команда катнашты: 1 команда-“Мин сәламәтлек яклы”, 2 команда-“Хәрәкәт – ул саулык”. ” Ситуацияләр”, “Табышмаклар, мәкальләр”,”Урманда гөмбә җыю”, “Наркотикларга безнең арада урын юк”дип аталган бәйге ; “Түтәлдәге сәламәтлек чыганаклары” исемле викторина тәкъдим ителде.Уен актив рәвештә мавыктыргыч үтте. Ике команда да тырышты. ”Мин сәламәтлек яклы” командасына – “Иң булдыклы команда”, “Хәрәкәт ул саулык” командасына – “Иң җитез  команда” дигән исемнәр бирелде.