Нинди китап укысаң – шундый кеше булырсың. Белешмә сәгате.
Балалар китабы көне уңаеннан китапханәдә белешмә сәгате үткәрелде. Максаты: Укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту,сакчыл караш тәрбияләү, китапларны куллана белүнең кагыйдәләре белән таныштыру.
Белешмә сәгатендә укучылар китапларның биографиясе белән таныштылар, табышмак-мәкальләргә җаваплар таптылар. Үзеңә нинди китап сайлап алырга икәнен өйрәнделәр.