Хәрәкәттә - бәрәкәт. Чаңгы ярышы
Бүгенге көндә - рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт кеше булу бурычы куела. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе,үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – спорт уеннары, ярышлары.
Сәламәтлекнең нигезен
Хәрәкәт тәшкил итә.
Шуңа күрә безнең көннәр
Гел хәрәкәттә үтә.
8 март бәйрәме уңаеннан хатын-кызлар арасында “Күңелле стартлар” исеме астында чаңгы ярышы булып үтте. Ярыш күңелле ,күтәренке рухта үтте, урыннар билгеләнеп грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сезгә эндәшеп калабыз:
Безнең арттан калмаска.
Бәрәкәтле хәрәкәттән
Һичкайчан аерылмаска.