Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Спорт - саулык нигезе.Белешмә сәгате

Максат.Кечкенә китап укучыларны  сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру, таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү,  гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар катнашында күмәк шөгыльләнүгә тарту,  спортка мәхәббәт тәрбияләү, аның төрләре белән кызыксыну уяту.

Мәктәпкәчә яшьтәге укучылар белән “Спорт – саулык нигезе” дип исемләнгән белешмә сәгате үткәрдек.Укучылар “Тугыз табиб”ка таянып төзелгән сәламәтлек программасы, сәламәт тормыш өчен күнекмәләр, эшләр, спорт төрләре, ярышлары белән таныштылар. Сәламәт яшәү, спортка багышланган мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтелде, табышмакларга нигезләнеп төзелгән кроссвордны чиштек.Төрле спорт уеннары уйнадылар. Кечкенә укучыларыбыз спортның сәламәтлек нигезе икәненә төшенделәр.17 укучы катнашты.