Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Без - киләчәк Ватан сакчылары. Уен-КВН

     23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  китапханәдә яшьләр белән  уен-КВН үткәрелде. Максаты: Яшьләрдә  Ватанга мәхәббәт, Ватан сакчыларына хөрмәт, илгә хезмәт итүгә уңай караш тәрбияләү.

     Кичәдә ике команда көч сынашты: “Көчлеләр”һәм “Кыюлар”.“ Интеллектуаль викторина”,” Рулевойлар ярышы”,” Штурманнар ярышы”,”Коклар ярышы”,” Юнгалар ярышы”, “Тапкырлар – зирәкләр ярышы”, “ Понтамима күрсәтү”, “Иң житез крокодил”,  “Кем? Нәрсә?”, “Табышмаклар”,”Мәкальләр һәм әйтемнәр”,  “Капитаннар ярышы”, “Күзне бәйләгән килеш идәннән кубиклар җыю”,”Йон бияләй белән вак акча җыю” һәм башка уеннар уйнатылды.Сайлап куелган жюри членнары командаларга урыннар билгеләде. Уен бик актив төстә һәм мавыктыргыч булды.