Гомеремне дә бирәм халкыма. Тематик кичә.
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән ”Гомеремне дә бирәм халкыма”дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Максаты: Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру; татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам итү; патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү. Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, сугышта батырларча һәлак булуы; Җәлилчеләр турында сөйләнде. Шагыйрьнең шигырьләрен укучылар яттан сөйләде. Иҗаты һәм тормыш юлына багышланган викторина уйнатылды, шигырьләре буенча табышмаклар әйтелде.”Муса Җәлил-үлемсез шагыйрь” исемле күргәзмә төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Кичәдә 12 укучы катнашты.