Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Язмышларга буйсынмас җаннарны калдырасы иде шигырьдә. Әдәби-музыкаль кичә

        Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе шагыйрь,язучы  Фәнис Яруллин һәм шагыйрь,рәссам Гаяз Исхакый исемендәге премия иясе Гакыйл Сәгыйровларның тууларына 80 ел тулу уңаеннан клубта әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. ”Яралы язмышлар” исемле китап күргәзмәсе куелып, укучылар иъгтибарына тәкъдим ителде.

      Кичәдә шагыйрьләрнең гыйбрәтле, газаплы, сырхаулы, ләкин алга таба яшәп иҗат итүне максат итеп куйган тормыш юллары турында сөйләнде. Шигырьләре укылды.Күп шигырьләренә композиторлар бик матур көйләр язганнар, җырлары яңгырады.Әсәрләре буенча өзекләр күрсәтелде. Кичәнең эчтәлеге, алып барылышы халык күңеленә хуш килде.