Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тылсымлы китаплар язучы апа.Шигырь кичәсе.

        Балалар әдәбиятының дәү әнисе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаенан,китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән шигырь кичәсе үткәрелде. Әминә Бикчәнтәева балалар өчен бик күп матур шигырьләр һәм хикәяләр язган, шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Укучылар белән биографиясе белән таныштык, шигырьләрен укыдык,аның турында презентация карадык. Аның әсәрләре балаларны үзара һәм өлкәннәргә карата әдәпле, итагатьле булырга өйрәтәләр, әйләнә-тирә табигатьне кадерли һәм саклый белергә өндиләр. Укучылар файдалы һәм кирәкле мәгълумәт тупладылар, китапханәдә булган китапларын алдылар. 11 укучы катнашты.