Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балкый Яңа ел утлары. Искечә Яңа елны каршы алу бәйрәме

            Искечә Яңа елны күңелле итеп уздырдык. Бу бәйрәмне бигрәк тә балалар көтеп ала.

  14 январь көнне кичке салкын һавада авылыбызда искечә Яңа елны каршылау кичәсе булды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм итәргә чакырып, матур теләкләрен җиткерделәр. Шигырьләр, матур җырларын бүләк итүчеләргә Кыш бабай капчыгыннан күчтәнәчләр дә эләкте. Әкият геройлары булып киенүчеләр дә күчтәнәчсез калмадылар. Кичә матур биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы барлык уеннарда да әйдәп йөрүчеләр булдылар. Катнашучылар чын күңелдән ял итте бу кичне.