Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңа елга - яңа рух белән

     Балаларның каникул ялларын күңелле үткәрү һәм китапханәгә укучыларны күбрәк тарту максатыннан, китапханәдә балалар өчен“Яңа елга – яңа рух белән” исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.

      Кыш бабай белән Кар кызы  бәйрәмебезнең төп кунаклары булдылар. Балалар кунаклар белән җырладылар, биеделәр, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, табышмакларына җавап биреп, бүләкләр алдылар. Күп төрле уеннар уйнадылар.

         “ Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, сәламәтлек, укуларыбызда зур уңышлар, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен”, - дип Кыш бабай белән Кар кызын  башка авылга Яңа ел кичәсенә озатып калдык.

          Балаларның күңелләренә ошаган бик матур, мавыктыргыч бәйрәм кичәсе булды ул.