Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Уйнап күңел ачаек"

17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелде. Бердәм фольклор көне - Россия халыкларының фольклор мирасын саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Бу көн уңаеннан авыл клубы белән берлектә, уникаль традицион халык мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан “Уйнап күңел ачаек” дип исемләнгән кичә уздырдык.  “Халыкның җаны, күңел көзгесе...” китап күргәзмәсе аша татар халык авыз иҗатын тәкъдим итеп башланган чара, милли ризыклар, фольклор әсәрләр белән дәвам итте.“Миңлебай”, “Куш кулым”, “Наза”, “Чума үрдәк, чума каз” һәм башка милли уеннарны олысы да кечесе дә яратып уйнады.