Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«А дан Я га кадәр авыл хуҗалыгы»

Авыл хуҗалыгы-тереклек эшчәнлегенең алыштыргысыз тармагы. Авыл хуҗалыгы тармагы-ел әйләнәсе тынгысыз хезмәт таләп итә торган өлкә. Монда һәрвакыт урак өсте була, кышын да, җәен дә. Тормышыбызның иминлеге игенчеләрнең тырышлыгына, ныклыгына һәм игелекле хезмәтенә бәйле. Моны исәпкә алып, киң даирә укучылары өчен китапханәдә «А дан Я га кадәр авыл хуҗалыгы» дигән файдалы киңәшләр сәгате узды. "Авыл сулышы, мең дә бер киңәш" китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда терлекләрне карау, бакчачылык һәм яшелчәчелек, җыелган уңышны дөрес саклау буенча файдалы мәгълүмат бирелде. Китапханәче күргәзмә буенча әңгәмә үткәрде, укучылар белән бергәләп укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек.