Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Яшел аптека"

5 июльдә, күчмә китапханә Илдус авылы укучылары белән «Яшел даруханә» дип исемләнгән чара оештырдык. Бу авылда табигатьне яратучы кешеләр яши. Алар җирдәге барлык дәвалауның табигатьтә булуын аңлыйлар. Бу көнне алар мәтрүшкә җыюны оештырганнар. Күп еллар дару үсемлекләре җыю белән шөгыльләнүче Рамилә Хәкимҗанова июль аенда җыела торган дару үсемлекләре турында сөйләде. Дару үсемлекләре турында китаплардан күп мәгълүмат алдык. Халык медицинасы рецептларын өйрәндек. Дөрес киптерү, үләннәрне саклау буенча киңәшләр белән таныштык. Мәтрүшкәне кечкенә бәйләмнәргә  җыеп, киптерергә куйдык. Китапханәче «Шифалы үләннәр»темасына мавыктыргыч викторина оештырды. Барысы да үз белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәтеп, сорауларга җавап бирергә тырыштылар. Ахырда бергәләп мәтрүшкәле  чәй эчтек.