Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Без террорчылыкка каршы»

Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. 28 июньдә Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә яшүсмерләр өчен «Без террорчылыкка каршы»дигән танып белү сәгате үткәрде. Әңгәмәдә катнашучылар террорчылыкның максатлары, төрләре нинди икәнен белделәр. Террорчылык тарихын тыңладылар. Соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. Балаларга террорчылык белән янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләдек. Террорчылык башланганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле әйберләрне табуга аерым игътибар бирелде, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштек.