Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Без татарлар. Россия безнең уртак Ватан”

12 июнь-Россия көне. Шул уңайдан Бөтенроссия “Надень народное на День России» акциясенә кушылып,  кече яшьтәге укучылар белән “Без татарлар. Россия безнең уртак Ватан” темасына мәгълүмат бирү сәгате узды. Үзләренең татар булулары белән горурлану хисләрен үстерү нияте белән катнашучыларны милли кием кигән кызлар каршы алды, катнашучылар да татар милли баш киемнәре калфак, түбәтәйләр киде. Татар милләтенең байлыгы турында сөйләшүдән башланган әңгәмәдә, китапханәче укучыларны Россия дәүләтенең символларына хөрмәт белән карарга, һәр кеше гамәлдәге законнарны үтәп яшәргә тиешлеген аңлатты. Россиянең күп милләтле дәүләт булуын искәртеп, без хаклы рәвештә горурлана алырлык илдә яшәвебезне күзалларга мөмкинлек бирде. Чарада «Милләтләр дуслыгы ил байлыгы» китап күргәзмәсе эшләде.