Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Әйдәгез Пушкинны укыйк»

6 июньдә бөтен Россиядә  Пушкин көнен билгеләп үтелде. Бу әдәбиятта гына түгел, ә бөек рус шагыйрен яраткан, бүген дә замандаш була алган һәр кеше өчен дә истәлекле көн булды. Пушкин әсәрләре безгә балачактан таныш  һәм гомер буе безнең дус. Бу көнне китапханәдә киң даирә укучылары өчен «Әйдәгез Пушкинны  укыйк»дип исемләнгән кычкырып укулар узды. Чара барышында укучылар Пушкин әсәрләреннән яраткан шигырьләрен һәм өзекләрен укыдылар. «Гасырлар бара, әмма Пушкин кала» китап күргәзмәсе эшләде, анда Бөек язучының  әсәрләре белән танышырга мөмкин иде.  Кече яшьтәге укучылар белән, мультфильмы аша тулы күзаллау булдырып «Балыкчы һәм балык турында әкият» әкиятен укыдык. Пушкин укуларында катнашып, һәр укучы Пушкин цитаталары язылган китап кыстыргычлары белән бүләкләнде.