Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сабантуйга бүләк җыю"

Сабантуй алдыннан булачак батырлар өчен бүләкләр җыю-борынгы йола, 2 июнь  Шекә авылында  үткәрелде. Авылдашлар барысы да капка түбенә үк чыгып каршы алдылар, яхшы теләкләр әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар, биеделәр, җырлар җырладылар. Бүләк җыючыларны тәмле чәй, коймак һәм конфет белән каршы алган кешеләр дә булды. Өлкәннәрдән яхшы теләкләр ишетү, бу борынгы йоланы үсеп килүче балалар  белән үткәрү, балалар өчен үрнәк , өлкәннәр өчен зур горурлык булды. Бизәкле машина, милли костюмлы яшьләр бәйрәм бизәге булып, авылда чын бәйрәм рухы булды бу көнне.